Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан беренче яртыеллыкта Кытайга җитен һәм борчак экспортлау күләмнәрен арттырды
2026 елның 6 аенда «АПК продукциясенең сыйфатын һәм иминлеген бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы сынау лабораториясе белгечләре Кытайга экспортлау өчен 31 мең тоннадан артык ашлык продукциясен тикшергәннәр, бу узган елның шушы чорына караганда 56 процентка күбрәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кытай Халык Республикасына беренче яртыеллыкта тимер юл буенча 5 партия киптерелгән азык-төлек борчагы, 4 партия җитен, 2 партия рафинацияләнмәгән рапс мае җибәрелгән.
Агымдагы елда Кытай юнәлешендә киптерелгән борчак 4 тапкыр күбрәк җибәрелгән һәм 14,1 мең тоннага җиткән; җитен 41 процентка күбрәк -, 11,8 мең тонна; рапс маен экспортлау «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 17 процентка, ягъни 7,7 мең тоннага кадәр арткан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Кытай кузаклы һәм майлы культураларны, шулай ук үсемлек маен сатып алу күләмнәрен күпкә арттырган: бер ел элек Кытай Халык Республикасына шулай ук солы һәм чөгендер түбе экспортланган.
Экспортланган барлык продукция сынау лабораториясендә сыйфат һәм иминлек буенча катгый контроль узган. Сынау нәтиҗәләре барлык партияләрнең Кытай ягыннан куелган карантин фитосанитар таләпләргә, ГОСТларга, «Ашлык иминлеге турында» Таможня берлегенең Техник регламентына, шулай ук контракт шартларына туры килүен раслады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз