Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан бердәм имтиханнарны йөз баллга тапшыручыларга түләүгә 6,78 млн сум акча тотачак
Татарстанда бердәм дәүләт имтиханында максималь балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына 2026 елда бер тапкыр бирелә торган түләүләр биреләчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан 6,78 млн сум акча бүлеп бирелде.
Түләү күләме чыгарылыш укучысының максималь балл алган предметлар санына бәйле. Өч фән буенча 100 баллга укучыга 35 мең сум, икесе буенча – 25 мең сум, берсе буенча – 15 мең сум түләнәчәк.
Түләүне Татарстан территориясендә урнашкан мәгариф оешмаларын тәмамлаучылар ала алачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз