news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан “бердәмроссиялеләре” “Юлларда әдәплелек өчен!” дигән акция үткәрде

Партия һәм “Бердәм Россия Яшь Гвардиясе” активистлары утырган трамвай Казанның үзәк урамнары буйлап хәрәкәт итте

(Казан, 16 октябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген Казанда “Имин юллар” проекты һәм “Руль артында – аек килеш” программасы кысаларында шәһәр урамнарында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган акция узды.
Чараны “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге “Бердәм Россия Яшь Гвардиясе” активистлары белән берлектә «Diageo» компаниясе һәм Дәүләт ведомстволары социаль һәм мәгълүмати программаларга ярдәм күрсәтү фонды катнашында оештырды.
Акциягә тимер юл вокзалында старт бирелде – партия һәм “Бердәм Россия Яшь Гвардиясе” активистлары утырган трамвай Казанның үзәк урамнары буйлап юлга кузгалды. Тукталышларда “яшь гвардиячеләр” буклетлар өләште, әлеге акциянең максатлары һәм бурычларын аңлатты. Нәтиҗәдә, юл хәрәкәтендә катнашучы йөзләгән кеше “Бердәм Россия”нең “Юлларда әдәплелек өчен!” акциясенә кушылды.
“Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Глухоньков журналистларга биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, әлеге акциянең төп максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын юлларда куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү. Юлларда күп кешенең гомере өзелүе – бик җитди проблема. Шунлыктан, В.Глухоньков фикеренчә, бу проблеманы игътибардан читтә калдырырга ярамый. “Юлларда әдәплелек өчен!” акциясен оештыручылар мондый чаралар үткәрү әлеге проблеманы ничек булса да хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип өметләнә.
Искәртеп узабыз, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инде күптән “Татарстан юлларында әдәплелек өчен!” акциясенә кушылды. Әлеге партия проекты кысаларында “Бердәм Россия” һәм “Яшь гвардия” активистлары тарафыннан пикетлар оештырылды, аларда акциянең максаты һәм бурычлары турында сөйләүче дистәләрчә мең буклет, эмблемалар өләшенде.
Искәртеп узабыз, әлеге проектларны гамәлгә ашыруга алкоголь продукциясе җитештерүчеләр дә кушыла. Бары тик гражданнар җәмгыяте һәм бизнесның барлык институтларының уртак тырышлыгы белән генә юл–транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен тиешле шартлар һәм алшартлар тәэмин итәргә мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100