news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан “бердәмроссиялеләре” Россия көнен бәйрәм итә

Митинг барышында “Бердәм Россия Яшь гвардиясе» активистлары үтеп-сүтеп йөрүчеләргә Россия флагы төшерелгән тасмалар таратачак

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Бүген казанлылар һәм башкала кунаклары өчен Россия көненә багышланган бәйрәм митинг-концерты оештырыла.
Казанда митинг-концерт Федор Шаляпин һәйкәле янында узачак. Митингта РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” активистлары, Иҗтимагый халык фронты Төбәк координация советына керүче җәмәгать оешмалары вәкилләре катнаша.
Митинг барышында “Бердәм Россия Яшь гвардиясе» активистлары үтеп-сүтеп йөрүчеләргә Россия флагы төшерелгән тасмалар таратачак.
Митингта РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Бәрхиев, “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Наил Хөснетдинов, “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте сәяси советы башкарма комитеты рәисе Татьяна Гусева чыгыш ясар дип көтелә. Митингта катнашучыларны атказанган артистлар үз чыгышлары белән сөендерәчәк.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия көнен бәйрәм итүнең һәр елны бер үзенчәлеге бар. 2009 елда - гаиләнең чәчәк атуы, 2010 елда Россия яшьләренең киләчәге бәйрәмнең үзәк тематикасы булды. 2011 елда Россия көне ил өчен җаваплылык һәм аның белән горурлану темасына багышлана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot