news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан “бердәмроссиялеләре” партиянең XI съезды эш нәтиҗәләре хакында фикер алышты

Фәрит Мөхәммәтшин идарә итүче партиянең абруен югалтмас өчен партия әгъзаларын мәсьәләләрне бөтен яктан уйлап хәл итәргә чакырды

(Казан, 25 ноябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген Татарстан “бердәмроссиялеләре” “Бердәм Россия” партиясенең XI съезды эш нәтиҗәләре хакында фикер алышты. Утырышны “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Ул “Бердәм Россия”нең XI съездына Татарстаннан зур делегация баруын искәртте. Бу юлы да Татарстан бүлеге съездда тәкъдим ителгән документларны тулысынча хуплады. Республика парламенты башлыгының сүзләренә караганда, “бердәмроссиялеләр” башка партияләрнең вәкилләре белән фикер алышуларда федераль дәрәҗәдә катнашмаган чагында партия эчендәге һәм партияара бәхәсләр “Бердәм Россия” партиясенең йомшак урыны иде.
Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты Дмитрий Медведев, Премьер–министр Владимир Путинның чыгышлары турында җентекләп сөйләде. “Ил үсешенең кризиска кадәрге чоры һәм җитештерүчеләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген саклау турында уйларга кирәк”, – диде ул Медведевның чыгышын шәрехләп. ТР парламенты спикеры билгеләп үткәнчә, Россия Президенты үз чыгышында ил җитәкчелеге инициативаларын актив рәвештә хуплаган өчен “Бердәм Россия” партиясенә рәхмәт белдергән.
Партиягә таянып, Россияне сагалаган хәвеф–хәтәрләрне булдырмауга ирешелде. Аерым алганда, РФ Президенты билгеләп үткәнчә, бу күп яктан Дәүләт Думасы депутатлары – “бердәмроссиялеләрнең” тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар икътисади кризисның социаль кризиска әверелүенә юк куймады, дип өстәде Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук дәүләт башлыгының “Бердәм Россия”нең заманча партия булырга һәм заман чакыруына җавап бирергә тиешлеге турындагы фикерен искә төшерде: “Партияне модернизацияләргә, аны тагын да сыгылмалы һәм ачык итәргә кирәк”. Д.Медведев Санкт–Петербургта узган съездда әнә шулай дип белдергән иде.
Владимир Путинның чыгышы турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин аның “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлекләре алдына зур бурычлар куюын искәртте. Кайбер мәсьәләләр буенча РФ Премьер–министры Татарстанны мисал итеп китерде – республикада тиңдәше булмаган социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла. Кризиска да карамастан, киң колачлы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Татарстан “бердәмроссиялеләре”нең лидеры билгеләп үткәнчә, машина төзелешенә аерым игътибар бирергә кирәк.
Татарстан парламенты башлыгы партия 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек мәсьәләләрен һәрдаим күз уңында тотачак, дип белдерде.
Шуның белән бергә, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, партиянең рейтингын һәм абруен югалтмас өчен, карарларны ныклап уйлап кабул итәргә кирәк.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретареның мәгълүматын тыңлаганнан соң, сәяси совет карар кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100