news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан «Бер минут тынлык» бөтенроссия акциясенә кушылачак

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, 12:15 сәгатьтә бөтен Россиядә Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең истәлегенә «Бер минут тынлык» бөтенроссия акциясе узачак. Бу көнне Татарстан Республикасы шулай ук бөтенроссия акциясенә кушылачак.

Акциянең вакыты очраклы гына сайланмаган — 1941 елның 22 июнендә нәкъ менә 12:15 сәгатьтә эфирга Советлар Союзы гражданнарына нацистлар Германиясе һөҗүм итү турында мөрәҗәгать чыккан.

Республика халкын бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар. Аның кысаларында теле- һәм радиотапшырулар, җәмәгать транспорты, автомобильләр һәм предприятиеләрдә җитештерү процессы һәлак булганнарның истәлегенә хөрмәт белдереп бер минутка тукталып торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot