news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан бер бүлмәле фатирга югары бәяләр буенча топ-өчлеккә кергән

Татарстанда иң кыйммәтле бер бүлмәле фатирны 8,9 млн сумга тәкъдим итәләр.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Татарстан бер бүлмәле фатирга югары бәяләр буенча Идел буе федераль округы төбәкләре унлыгына кергән. Рейтингны Россия онлайн-милек базары компаниясе төзегән.

Татарстан рейтингта икенче урынны били. Иң кыйммәтле бер бүлмәле фатир “Берег” торак комплексында 8,9 миллион сумга сатыла. Фатирның мәйданы 62 кв м тәшкил итә.

Рейтинг унлыгына Башкортстан, Татарстан, Самара өлкәсе, Пермь крае, Түбән Новгород һәм Саратов өлкәләре, Чувашия Республикасы, Ульяновск һәм Киров өлкәләре, шулай ук Мордовия Республикасы эләккән.

Идел буе федераль округлары төбәкләрендә бер бүлмәле фатирларның бәяләре 4-11,5 млн сум тәшкил итә. Рейтинг өчен икенчел базарга куелган эчләре ясалган әзер фатирлар сайлап алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot