news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белгечләре пенсияләрне һәм минималь хезмәт хакын арттыруга карата аңлатма бирде

1 июньнән Россиядә минималь хезмәт хакы, яшәү минимумы һәм эшләмәүче пенсионерларга түләүләр 10 процентка арттырыла. Социаль ярдәм күрсәтүнең мондый чарасы турында Татарстан экспертлары аңлатма бирде.

Татарстанның Мәгълүматлаштыру академиясе президенты Альберт Бикмуллин искәртеп үткәнчә, Россия Федерациясендә 35 миллион тирәсе эшләмәүче пенсионер яши һәм пенсияләрне индексацияләү шул хәтле кешегә кагыла.

Белгеч 1 гыйнвардан пенсионерларга түләүләрнең 8,6 процентка артуы турында да искә төшерде. «Нәтиҗәдә, ел башыннан бирле пенсияләр 19,5 процентка артачак, әлеге күрсәткеч илдәге рәсми инфляциядән (17,5 процент) югары. Картлык буенча уртача пенсия 19 360 сум тәшкил итәчәк», – диде ул.

Үз чиратында, минималь хезмәт хакының 13 890 сумнан 15 289 сумга кадәр артуы хезмәт хакының, эшсезлек буенча пособиеләрнең, больничный һәм декрет түләүләренең артуына китерә. «Моның белән бер үк вакытта эшләүче пенсионерлар өчен дә пенсияләрне арттырасы иде», – дип өстәде Бикмуллин.

КФУ доценты, икътисад фәннәре кандидаты Мөнир Гафиятуллин сүзләренчә, инфляциянең үсеше россиялеләрнең кесәсенә суга, ә социаль түләүләрнең артуы аз керемле гражданнарның сатып алу мөмкинлегенә ярдәм күрсәтә.

Шул ук вакытта икътисадчы тышкы сәяси контекст эчендәге икътисади вәзгыятьне әйтеп узды. «Пенсияләрне һәм социаль түләүләрне планнан тыш индексацияләү турындагы карарның төп сәбәпләренең берсе – Россиягә каршы санкцияләр һәм бу уңайдан барлыкка килгән логистик чикләүләр фонында инфляцияне тарату», – диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100