news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан белгечләре Лисичанск ветеринария хезмәтендә җылылыкны торгызырга булыша

Татарстан белгечләре Лисичанск ветеринария хезмәтендә җылылыкны торгызырга булыша
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Лисичанскида Татарстан Республикасы ярдәмендә шәһәр инфраструктурасын торгызу дәвам итә. Дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләре мөрәҗәгатеннән соң белгечләр бинаның җылыту системасын ремонтлауга кереште.

Беренче этапта шеф-төбәкнең авария бригадасы торбаүткәргечнең зыян килгән участокларын алыштырды, системаны прессовкалады һәм дүрт радиатор урнаштырды.

Лисичанск дәүләт ветеринария хезмәте башлыгы Елена Чекрыга сөйләгәнчә, ветклиника 2024 елның ноябрендә эшен яңарткан, әмма бу вакыт эчендә бина җылысыз калган.

«Без шеф-төбәк булган Татарстан Республикасы вәкиле Ринат Садыйковка мөрәҗәгать иттек, һәм белгечләр җылылыкны торгызырга булыштылар: проблемалы участокларны сафтан чыгардылар, алмаштырдылар һәм радиаторлар урнаштырдылар. Барысын да тиз һәм грамоталы эшләделәр. Киләсе кышны җылы каршы алырбыз дип өметләнәбез», - дип сөйләгән Елена Чекрыга.

Киләсе этап яңа казан урнаштыру һәм газ тоташтыру булачак.

Хәзер ветеринария хезмәте Лисичанск һәм якындагы торак пунктларда яшәүчеләрне кабул итүне дәвам итә.

«Бездә коллектив сакланып калды, тәҗрибәле белгечләр эшли, аларны халык яхшы белә. Без элеккеге адрес буенча яшибез, шуңа күрә кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала», - дип билгеләде Елена Чекрыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot