news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белгечләренә яңа диагностика җиһазы тәкъдим ителде

Бүген Казандагы 2-нче Республика клиник хастаханәсендә Татарстанның функциональ һәм ультратавыш ярдәмендә диагностика белгечләре өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмә дәрес оештырды

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казандагы 2-нче Республика клиник хастаханәсендә Татарстанның функциональ һәм ультратавыш ярдәмендә диагностика белгечләре өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмә дәрес оештырды. Дәресне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” сәяси фиркасенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы Сәркатибе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт Комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева катнаштылар.
Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, яңа Philips CX50 CompactXtreme диагностика җиһазын куллану буенча күрсәтмә дәрес “Бердәм Россия” фиркасе оештыра торган “Сәламәт йөрәк” акциясе кысаларында үткәрелә. Аны уздыру инициативасы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Россия: без озак яшәргә тиеш” проектының федераль кураторы Татьяна Яковлева чыга. “Безнең республикада “Сәламәт йөрәк” акциясе “Сәламәт йөрәк – озак яшәүнең сере” исемендә үтә. Чара кысаларында республикада бюджет өлкәсендә эшләүче 200гә якын кеше йөрәкләрен бушлай тикшерә алачак. УЗИ ярдәмендә йөрәкне Казанның 18-нче, 7-нче шәһәр хастаханәләрендә һәм 2-нче Республика клиник хастаханәсендә тикшерәчәкләр. Без йөрәк белән яратырга гадәтләнгән. Йөрәкнең үзен дә яратырга, сакларга кирәк шул”, - диде ул.
Руфина Голубева сүзләренә караганда, бүгенге күрсәтмә дәрес республикабыз өчен аеруча актуаль. Чөнки Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә йөрәк-кан тамырлары авырулары үлем сәбәпләре арасында беренче урынны алып тора. Соңгы 5 елда үлем очракларының 60 проценты йөрәк авырулары белән бәйле була. Безнең максат – йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү, югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүне үстерү. Бу юнәлештә бүгенге дәрес зур әһәмияткә ия. Югары сыйфатлы медицина ярдәмен диагностика хезмәтен үстерүдән башка күз алдына китереп булмый, дип ассызыклады ул.
Татарстанда 900 меңгә якын кешедә теге яки бу йөрәк-кан тамыры авырулары теркәлә икән. Йөрәкнең ишемия авыруын һәм йөрәк зәгыйфьлеген диагностикалауда ультратавыш җиһазлары зур роль уйный. Шуңа күрә республикабыз табиблары өчен бүгенге дәрес – зур бүләк.
Яңа җиһаз мөмкинлекләре турында табибларыбызга Бөтенроссия фәнни кардиологлар җәмгыятенең эхокардиография буенча эшче төркем рәисе, Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе Үзәгенең клиника-диагностика бүлеге баш фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре докторы, профессор Симон Мацкеплишвили сөйләде. Аның сүзләренә караганда, эхокардиография кардиологка күп нәрсә бирә. Соңгы вакытта кардиологиядә йөрәк эшчәнлеге бозылу, ишемия авыруы зур проблема булып тора. Эхокардиография җиһазы ярдәмендә бу авыруларга тиз вакытта диагноз куеп була. Philips CX50 CompactXtreme диагностика җиһазы әле Россия хастаханәләрендә бармак белән санарлык. Бүген кулланылышта булган зур аппаратларны авыр хәлдә реанимациядә ятучы пациент яки операция өстәлендә яткан авыру янына алып керү уңайсызлык тудыра. Яңа портатив җиһазның өстенлеге шунда: аны пациент янына җиңел генә алып кереп була. Интенсив терапия бүлеге табиблары өчен дә яңа җиһаз зур мөмкинлекләр тудыра.
Дәрес соңында белгечләр махсус сертификат алачак дип көтелә. Табибларыбыз яңа җиһазда эшләү мөмкинлекләренә төшенсә, республикабыз хастаханәләренә дә андый җиһазлар китертеләчәк, дип ышандыра оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100