Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан белгечләре җитен һәм киндер үстерү буенча илкүләм киңәшмәдә катнашты
Киңәшмәдә җитен-сүсле җитен, киндер селекциясе һәм орлыкчылык, шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидия бирү мәсьәләләре күтәрелде.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре видеоконференция режимында "РФ Җитенчелекне һәм киндерчелекне үстерү чаралары планын гамәлгә ашыру" мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте яза.
Киңәшмә Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узды. Эшлекле сөйләшүдә җитен-сүсле җитен һәм киндер селекциясе һәм орлыкчылык, шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидия бирү, махсус техника белән җиһазлау, җитен сүсен сату һ.б. мәсьәләләре күтәрелде.
Киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Саба муниципаль районы "Сабылён" ҖЧҖ директоры Расил Габдрахманов, министрлыкның игенчелек тармагын үстерү бүлеге белгечләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз