Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан белгечләре башкорт теленә тәрҗемә итә торган сайт ясаячак
Тәрҗемә веб-порталы «Tatsoft» сайты үрнәгендә ясала.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан белгечләре сүзләрне башкортча-русча һәм русча-башкортча тәрҗемә итү өчен сайт ясаячак. Бу хакта «Россия телләре өчен» иҗтимагый платформасы үткәргән «Россия халыклары телләрен саклау буенча алдынгы практикалар» онлайн конференциядә башкорт телен саклау һәм үстерү фонды җитәкчесе Гөлназ Юсупова әйтте.
«Рус теленнән татар теленә сүзләрне тәрҗемә итү өчен „Tatsoft“ тәрҗемә сайты бар. Татарстан белгечләре башкорт теле өчен дә шундый тәрҗемә сайтын булдырачак. Сүзлек базасын булдыру өчен ноябрь аена төрле сайтлардан 500 мең текстны тәрҗемә итәргә уйлыйбыз», — диде ул.
Гөлназ Юсупова башкорт телен өйрәнү өчен үзләре ясаган биш кушымта турында сөйләде. Башкорт телен өйрәнүдә #IQБалаБаш, «Әлләсе», «ИнофонБАШ», «BASHWORD», «Салям» кушымталарын кулланып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз