news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белгечләре башкорт теленә онлайн-тәрҗемәче ясаган

Бу эшкә Татарстан белән Башкортстан филологлары да, программистлар, галимнәр дә эшкә җәлеп ителде.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының Татарстан белгечләре Башкортстан коллегалары белән хезмәттәшлектә «Башкортсофт» машина онлайн-тәрҗемәчесе ясады.

Институт директоры Ринат Гыйльмуллин «Миллиард татар» проектына интервьюда шул хакта сөйләде.

«Бу фәнни һәм шактый күләмле хезмәт, аны төрле профильдәге белгечләр һәм эшләүчеләр катнашыннан башка гамәлгә ашыру мөмкин түгел. Бу эшкә Татарстан белән Башкортстан филологлары да, программистлар да, галимнәр дә җәлеп ителде. Бергәләп эшләү, алдынгы тәҗрибәдән файдалану нәтиҗәсендә уникаль продукт эшләнде. Бүгенге көндә бу сервис — рус-башкорт теленә тәрҗемә сыйфаты буенча иң яхшыларның берсе», — дип уртаклашты белгеч.

Аның сүзләренчә, бу эшкә Татарстаннан алгоритмнар эшләү һәм веб-ресурсны сату белән шөгыльләнүче биш белгеч катнашкан, шул ук вакытта Башкортстан белгечләре тәрҗемәченең лингвистик өлешен ясаган.

Татарстан төрле төрки халыкларның фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре белән хезмәттәшлек итә, дип сөйләде Гыйльмуллин. Республика галимнәре Төркия, Казахстан, Үзбәкстан белгечләре, шулай ук Россия төбәкләреннән — Кырым, Чувашия, Башкортстан һәм башкалар белән уртак проектлар ясый.

«Башкортсофт»ның ничек барлыкка килүе турында тулырак мәгълүматны «Миллиард татар» сайтында укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100