news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан белгечләре АКШ закон чыгару,башкарма хакимият органнарында стажировка уза алачак

Икътисад министрлыгы белән “Халыкара белем бирү буенча Америка советлары” корпорациясе арасында имзаланган килешү моңа юл ача

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). ТР Икътисад министрлыгы белән “Халыкара белем бирү буенча Америка советлары” корпорациясе Татарстанда фән һәм мәгарифне үстерү, дәүләт хезмәткәрләрен яңадан әзерләү, квалификациясен күтәрү өлкәләрендә уртак эшчәнлек алып барырга уйлый. Бу ниятләр озак вакытлы партнерлык килешүе белән беркетелде. Әлеге документны икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин белән корпорациянең РФ дәге вәкиллеге директоры Брам М.Каплан имзалады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Документ нигезендә, яклар республикада кадрлар потенциалының белем һәм һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, дәүләт хезмәткәрләренә телләрне өйрәтү, мәгариф проектларын гамәлгә ашырганда алдынгы инновация технологияләрен куллану буенча хезмәттәшлек итәчәк. Килешү вакыты алга таба чикләнмәгән тапкыр озайтыла ала.
Алга куйган бурычларны башкарып чыгуда Америка корпорациясенең Россия һәм чит илләрнең фәнни, белем бирү даирәсендәге эшлекле элемтәләре, төрле дәрәҗәдәге белем бирү программаларын үткәрүдәге тәҗрибәсе файдаланылачак. Мәсәлән, Татарстанның 25-35 яшьләрдәге иң перспективалы саналган дәүләт хезмәткәрләре Грузия, Россия, Украина белгечләреннән торган 50 кешелек төркем составында хәзер АКШ ның закон чыгару һәм башкарма хакимит органнарында стажировка узу мөмкиинлеге ала. Бу стажировка АКШ Дәүләт департаментының мәгариф һәм мәдәни программалар бюросы тарафыннан финанслана. Америка корпорациясенең РФ дәге вәкиллеге директоры Брам М.Каплан белдергәнчә, Татарстанда имзаланган бу килешү уникальлеге белән, кадрлар сәясәте белән бәйле мәсьәләләрне чишүгә бердәм комплекслы якын килү ягыннан аерылып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot