Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан белгече коронавирустан үлем очракларын арттыра торган сәбәпләрне әйте
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары сүзләренчә, температурасы озак вакыт дәвамында югары булган кешеләргә табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус авыруының катлаулы формада булуы һәм озак вакыт дәвамында табибларга мөрәҗәгать итми тору, яңа коронавирус инфекциясеннән үлү ихтималын арттыра. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә шундый фикерен әйтте.
«Мин субъектив җавап биреп карыйм. Коронавирусның авыр формалары бар. Кайбер кешеләр температурасы озак вакыт дәвамында югары булганда да табибларга мөрәҗәгать итми. Авырулар бу вакытны өйдә уздыра. Аннары пациентны авыр хәлдә хастаханәгә җибәрәбез. Кызганычка, бу пациентлар өчен һәрвакытта да имин тәмамланмый», — диде спикер.
Табибларга мөрәҗәгать итмәү Covid-19 инфекциясеннән үлем очракларына аз дәрәҗәдә йогынты ясый. Нигездә, коронавирус авыр форма узу үлем очракларын арттыра, дип аңлатты белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз