news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан белгече хезмәт базарында дипломны кирәк дип тапмый

Хәзер дипломсыз эшли алмый торган гамәли һөнәр белгечләренә генә диплом кирәк. Мәсәлән, табибларга. Башка өлкәләрдә исә аның булу-булмавы күп очракта эш белән тәэмин итүчене кызыксындырмый, дип белдерде Татарстан кадрлар менеджменты ассоциациясе президенты Светлана Ганиева.

«Хезмәт базары белем бирүдән күпкә алга китте. Минемчә, предприятиеләр үз мәйданчыгында бирә алган компетенцияләрне, профессиональлек дәрәҗәсен бүгенге көндә күпчелек мәгариф учреждениеләре бирә алмый», — дип аңлата ул «Татарстан-24» белән әңгәмәсендә.

Бүгенге көндә мәктәрләрдәге белем бирү заман таләпләренә туры килми, дип саный Ганиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot