Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булачак
Шулай ук Татарстан укучыларын илкүләм белем бирүнең сыйфатын тикшерүдә катнашу көтә
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов очрашуы вакытында Татарстан белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булыр дигән килешүгә ирешелгән. Бу хакта бүген журналистларга әлеге ведомство башлыгы хәбәр итте.
"Без ТР Президенты белән, республика белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булачак, дип килештек. Без төп мәктәптән (5-8нче сыйныфлар - Т-И искәрмәсе ) башлыйбыз. Бу безнең өчен яңалык түгел - элек контроль министрлык эшләре бар иде, алар нәтиҗәсенә таянып белем дәрәҗәсе бәяләнде һәм системаны камилләштерү буенча идарә карарлары кабул ителде", - диде Кравцов журналистларга.
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Россиядә укучыларның белемен тикшерүнең яңа төре - илкүләм төрле фәннәр буенча белем бирүнең сыйфатын тикшерүләр сериясе кертелә. 28 октябрьдә ил буенча 5-7 нче сыйныф укучылары математика буенча контроль эшләр язды. Тикшеренүдә илнең 70 төбәгендә урнашкан якынча 500 мәктәптән 65 мең укучы катнашты. Контроль эшләрне шәһәр һәм авыл мәктәпләре дә, шулай ук гомум белем бирү мәктәпләре һәм гимназия укучылары да язган. Алар арасына Татарстанның Буа, Лениногорск, Мамадыш районнары, шулай ук Казан һәм Түбән Каманың 6 мәктәбеннән 1 мең укучы да кергән.
14 апрельдә 4нче сыйныфлар арасында рус теле буенча белем бирүнең сыйфаты тикшереләчәк.
2015 елның көзендә информатика һәм мәгълүмати технологияләр буенча белемне бәяләү үткәрү ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз