news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Якутия дуслык йортлары чираттагы килешүне имзалады

Татарстан белән Якутия дуслык йортлары чираттагы килешүне имзалады
Рузилә Мөхәммәтова

Якутиянен Халыклар дуслыгы йортында Татарстаннан килгән коллегаларын саха кымызы һәм татар чәкчәге белән каршы алдылар.

«Без Олонхо җиренә килүебезгә шатбыз. Без бу матур җирдә үзебезне өебездәге кебек хис итәбез. Татарстанда якут халкы өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган - бу хакта бик сөенеп хәбәр итәм. Татарстан халыклар дуслыгы йортында якутларның милли-мәдәни автономиясе эшләп килә», дип сәламләде Ирек Шәрипов.

«Бу игьтибарга лаек җәмгыятьләрнең берсе. Шунысы да үзенчәлекле - әлеге автономия якташлык җәмгыяте кебек эшли - чөнки бирегә кайчандыр Якутиядә яшәгән төрле халыклар җыела. Аларны Якутия җире берләштерә, күрәсең», ди ул.

«Безнең Халыклар дуслыгы йорты бөек төрки шагыйре Алексей Кулаковский исемен йөртә. Без бүген ерактагы якын дусларыбызны - Татарстан кунакларын сәламлибез. Иртәгә сез безнең матур милли бәйрәмебезне - Ысыахны күрерсез», диде Якутиянең Халыклар дуслыгы йорты директоры Антонида Корякина.

Ул Татарстан әзерләгән фотокүргәзмә өчен рәхмәтләрен җиткерде. Антонида Корякина Татарстан һәм Якутиянең халыклар дуслыгы йортының дус яшәвен ассызыклады. 

«Безнең ике республиканы биредә яшәүче халыкларның мәдәниятенә, традицияләренә сак караш берләштерә. Бирегә ачык йөрәк белән килдек, чөнки Татарстан халыклар дуслыгы йортында якутларның милли-мәдәни автономиясенә эшчәнлек өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган», диде Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

Ике республиканың халыклар дуслыгы йортлары арасында үткән ел - Татарстанда Якутия көннәрендә бер килешү төзелгән иде инде. Бүген җитәкчеләр түгәрәк өстәл кысаларында тагын бер килешүне имзаладылар.

Якутия Республикасында Татарстан Республикасы көннәре бара. Ул иртәгә Ысыах милли бәйрәме белән төгәлләнә. Ысыах кысаларында сабантуй бәйрәме дә тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100