news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Кытай арасында товар алмашу 58 процентка арткан

Татарстан белән Кытай арасында товар алмашу 58 процентка арткан
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

2023 ел йомгаклары буенча Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 58 процентка арткан һәм 1,6 млрд доллар тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кытай тимер юлы алтынчы корпорациясе» делегациясе белән очрашуда әйтте. Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Кытай бизнесы Татарстанда актив эшли: сәнәгать проектлары гамәлгә ашырыла, производстволар төзелә. Безнең Кытай белән элемтәләр быел сизелерлек активлашты. Үзара визитлар ясала, проектлар эшләнә», — дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Ул искәрткәнчә, сентябрьдә Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» беренче халыкара форумы узды, анда Россия Федерациясенең 58 төбәгеннән һәм дөньяның 25 иленнән 7 меңнән артык кеше катнашты.

«Форум төрле юнәлешләрдә кооперацияне тирәнәйтүдә Россия һәм Кытайның икесенең дә кызыксынуын күрсәтте», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, «Кытай тимер юлы алтынчы корпорациясе» эшчәнлегенең бик җитди исемлеге бар һәм компания белән хезмәттәшлек итүгә Татарстан шат булачак.

«Кытай тимер юлы алтынчы корпорациясе» генераль директоры урынбасары Ду Шэн компаниянең Кытайдагы барлык тимер юл проектларының 80 проценттан артыгын гамәлгә ашыруын сөйләде.

«Сезнең белән очрашуга шатмын <...> Безнең корпорациянең үзенчәлеге — без клиентларыбызга комплекслы алым тәкъдим итәбез: проектлау һәм финанслаудан алып, безнең тимер юл проектларына хезмәт күрсәтүгә кадәр», — диде ул.

Очрашуда катнашучылар уртак проект перспективалары, аерым алганда, «Алабуга» махсус икътисади зонасында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзү проектын тормышка ашыру кысаларында хезмәттәшлек турында фикер алышты.

  • «Кытай тимер юлы алтынчы корпорациясе» — штаб-фатиры Пекинда урнашкан зур төзелеш корпорациясе. Тимер юл линияләре, автомагистральләр, биналар һәм шәһәр коммуналь корылмалары, күперләр, тоннельләр, портлар һәм су юллары, гидротехник һәм гидроэлектрик корылмалары, станцияләр, вокзаллар һ.б. төзү өлкәсендә проектларны тормышка ашыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100