news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан белән күрше Башкортстанда пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Бүген Башкортстан Республикасы территориясендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматы буенча, Мәскәү вакыты белән 7.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре дежур чаралары Брянск, Смоленск, Тула, Калуга, Курск өлкәләре һәм Башкортостан Республикасы территорияләрендә 74 Украина пилотсыз очкычын юк иткән.

Бүген Татарстан территориясендә 2.24 сәгатьтән 7.55 сәгатькә кадәр пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды. Республика аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм җибәрүгә вакытлыча чикләүләр кертелмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot