news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан белән Тува хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

Документка Татарстан Президенты һәм Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы имза куйдылар

 (Казан, 1 июль, «Татар-информ», Арсений Маврин, Гөлүзә Василова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шолбан Кара-оол сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Бу хакта Тыва Республикасының рәсми сайтында хәбәр ителә.
"Безнең һәм Тыва хезмәттәшләребез ягыннан гамәлләр активрак булырга тиеш. Тува - потенциалы ачылып бетмәгән төбәк, әмма потенциалы зур. Без һәр өлкә буенча эшче төркем төзергә килештек", - диде ул.
"Якын арада килешүләрне чынга ашыру тәртибе билгеле булачак. Бу мәсьәләрне хәл итүне тизләтү өчен транспорт элемтәсен урнаштырырга кирәк, - диде Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. - Ел ахырына кадәр без Кызыл аэропортыннан очып китү һәм очып төшү полосасын реконструкцияләүне төгәллибез, тиз арада Кызыл белән Казан арасында туры рейсларны гамәлгә куярга тырышачакбыз".
Кара-оол сүзләренчә, якын арада югары белем бирү һәм профессиональ әзерлек өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерергә планлаштырыла. Тывада яшәүчеләрне сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм инновацион производство өлкәсендә эшләнмәләр дә кызыксындыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot