Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 2 миллиард долларга җиткән
Рөстәм Миңнеханов Төркияне республиканың стратегик икътисади партнерларының берсе дип исәпли.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Арсений Маврин). 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 2 миллиард АКШ долларына җиткән. 2016 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 40 процентка артык. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта шундый саннар китерде.
- Узган дүшәмбедә ТР Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның рәсми чакыруы буенча Төркия Республикасының яңадан сайланган Президенты инаугурациясендә катнашты.
«Рөстәм Миңнеханов РФ делегациясе составында Россия төбәкләре җитәкчеләреннән үзе генә иде. Бу Татарстан һәм Төркия арасындагы тыгыз эшлекле элемтәләр хакында сөйли. Татарстан Президенты Төркия безнең өчен – стратегик партнер дип күп тапкыр искәртте. Ул Татарстанны Төркия инвестицияләре һәм бизнесының Россия базарына үтеп керүе өчен яхшы мәйданчык дип исәпли. Мондый чакыруны ике арадагы мөнәсәбәтләрне алга таба тагын да ныгыту билгесе буларак бәялибез», - диде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз