news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Сербия икътисади хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен барлый

Бу көннәрдә Сербиянең эшлекле даирә вәкилләрен берләштергән делегация -Татарстанда

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Россия белән Сербия арасындагы җылы сәяси, дустанә мөнәсәбәтләр әлегә икътисади яссылыкта тулы чагылыш тапмый. Бүгенге этапта төп бурыч – ике ил арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне икътисад өлкәсендә дә җәелдерү. Бу максатка ирешүдә Сербия һәм Россия төбәкләре арасындагы элемтәләрне ныгыту ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узган очрашуда Сербиянең хезмәт һәм социаль сәясәт министры Расим Ляйич белдерде. Бу көннәрдә министр җитәкчелегендә Сербиянең эшлекле даирә вәкилләрен берләштергән делегация Татарстанда. Делегация составында шулай ук Сербиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Борис Секулич, Сербия Хуҗалык палатасы президенты Милош Бугарин, Илчелекнең икътисади мәсьәләләр буенча министр-киңәшчесе Марян Божович, Гигиена һәм ит технологияләре институты директоры Лазар Турубатович, Үсемлекчелек институты директоры Милан Здравкович, “Энергопроект холдинг” АҖ директоры Срджан Симович, “Галеника” компаниясенең экспорт буенча директоры Гөлбәхәр Шабович һ.б. бар.
Бүген кунаклар ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында республиканың эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты. Анда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев катнашты.
“Ике ил арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне икътисад өлкәсендә дә үстерергә кирәк. Бу Россия белән Сербия арасындагы товар әйләнеше күләмендә, үзара файдалы хезмәттәшлектә чагылырга тиеш. Өстәвенә, ике ил арасында ирекле сәүдә турында килешү дә гамәлдә”, - ди Сербиянең хезмәт һәм социаль сәясәт министры Расим Ляйич. Аның белдерүенчә, Россия төбәкләре белән ныклы элемтәләр урнаштыру моңа ярдәм итәргә тиеш. Ауропа берлегенә керергә җыенучы бу илнең Хуҗалык палатасы Россиянең кайбер төбәкләренә инде делегацияләр оештырырга өлгергән. Ә менә Татарстан җирендә әле алар тәүге тапкыр. Палата президенты Милош Бугарин белдерүенчә, мондый сәфәрләрнең максаты -Сербия эшмәкәрләренең Россия төбәкләренә килүен арттыру, шул рәвешле, ике ил арасында хезмәттәшлекне җәелдерү. Мондый сәфәрләр оештыру инициативасы белән РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Евгений Примаков чыккан була. Милош Бугарин сүзләренә караганда, бүген Россия белән Сербия арасындагы потенциалны тулы куәтенә файдалану өчен нигез җитәрлек. Өстәвенә, 1 июльдән Россия, Беларусь һәм Казахстан бердәм таможня киңлеге эшләп китәчәк.

“Бу сәфәр вакытындагы очрашулар Россия компанияләренең Сербия икътисадына инвестицияләр салуын арттырырга да ярдәм итәр. Сербиядә әле хосусыйлаштыру процессы тәмамланмаган”,- ди делегация җитәкчесе Расим Ляйич.Министр Россия, шул исәптән Татарстан компанияләрен Сербия компанияләрен хосусыйлаштыруда катнашырга чакырды. Шулай ук Татарстан эшмәкәрләренең әлеге Ауропа иленә сәфәрен оештыру, аның фикеренчә, хезмәттәшлекнең яңа формаларын табарга, уртак предприятиеләр төзергә ярдәм итәчәк. Ул Татарстан җирендәге бу сәфәр башка өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен дә офыклар ачар, дигән ышаныч белдерде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов Татарстанның Россиянең динамик үсештәге, конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүне өстенлекле бурыч итеп алган төбәкләренең берсе булуына, предприятиеләрдә җитештерү куәтләрен модернизацияләү буенча зур эш алып барылуына басым ясады. Аның белдерүенчә, Сербия белән Татарстан арасында аеруча перспективалаы саналган хезмәттәшлек юнәлешләре берничә. Аларның берсе- Сербия компанияләренең Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләрен төзүдә, реконструкцияләүдә катнашуы. “Безнең өчен Сербиядәге терлекчелекне, кошчылыкны үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча яңа технологияләр кызыклы”, -ди ул. Шулай ук “Татхимфармпрепаратлар” җәмгыяте производствосын модернизацияләүгә Сербия компанияләрен җәлеп итү, Татарстанда җитешетерелгән нефтехимия продукциясен Сербия базарына чыгару, туризм өлкәләрендәге хезмәттәшлек тә (Универсиадага әзерлекне дә исәпкә алып) бик кызыклы булачак. “Бу нигезгә алынган хезмәттәшлек юнәлешләре генә. Сербия делегациясенең ике көнлек сәфәре вакытында алар тагын башка юнәлешләр белән баетылачагына ышанам”, -ди Олег Власов.
Очрашу соңында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Сербиянең Хуҗалык палатасы арасында хезмәттәшлек турындагы документ имзаланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100