news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Саксония арасындагы хезмәттәшлек системалы рәвештә үсеш ала

Татарстанда хезмәттәшлек кысаларында машина төзелеше һәм производство техникасы буенча Компетенция үзәге пәйда булачак

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан белән Саксония машина төзелеше, фән һәм яңа технологияләр кертү өлкәсендә системалы эшләргә ниятли. Бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан делегациясенең Саксониягә сәфәренә нәтиҗә ясады.
Сәфәр 2–5 ноябрьдә булды, аның кысаларында беркетмә килешүләренә кул куелды. Татарстан делегациясе составына “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Казан мотор төзелеше берләшмәсе” ААҖ, “Туполев” ААҖ Конструктор бюросының Казан филиалы, Казанның “Электроприбор” заводы ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР Энергия саклау технологияләре үзәге, ТР Фәннәр академиясе, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ һ.б. кебек республиканың зур предприятиеләре, оешмалары һәм вузлары керде.
2 ноябрьдә Саксониягә соңгы визит кысаларында Саксониянең Икътисадка ярдәм күрсәтү департаменты, Саксонияннең Энергитека буенча агентлыгы (SAENA) һәм “Саксониянең яңартыла торган энергиясе” (EESA) оешмалар челтәре вәкилләре белән очрашу булган. “Сәфәрнең беренче көне ресурсларны саклау мәсьәләләренә багышланды. Мисал өчен, бүгенге көндә энергия ресурсларын куллануның 13 проценты Саксониядә яңартылучы энергия ресурслар исәбенә башкарыла. Бу Германия ресурсларны саклау нәтиҗәлелеге программасын ныклап гамәлгә ашыра башлый дигән сүз. Бу юнәлештә аларның яхшы тәҗрибәләре бар”, - дип ассызыклады Равил Зарипов.

3 ноябрьдә Саксония белән Татарстанның эшлекле даирәләре икътисади форумы узды. Бу көнне Татарстанның икътисади һәм сәнәгать потенциалын тәкъдим ителде, “Саксония - Татарстан” төркеме эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм экспорт, инвестиция проектларын финанслау мәсьәләләре каралды. Саксония предприятиеләре җитәкчеләре Татарстанда эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Татарстан делегациясе Саксониядә беренче көнне самолет төзелеше, автомобиль төзелеше, энергетика, фән, җиңел сәнәгать кебек тармаклар буенча эшли торган 20гә якын предприятие һәм оешма вәкилләре белән адреслы очрашуларда булды, дип белдерде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры. Очрашуда катнашучылар беркетмәле карарларны имзалады. Равил Зарипов “ЛайтекБаттери ГмбХ” предприятиесендә булган.
4 һәм 5 ноябрьдә Татарстан делегациясе әгъзалары авиакосмик сәнәгать, автомобиль һәм машина төзелеше, энергетика, җиңел сәнәгать юнәлешендәге предприятиеләрдә булды. “Без күп кенә предприятие һәм институтларда булдык, хәзер безнең белгечләрне алдынгы технологияләрне файдаланырга өйрәтү буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карыйбыз”, - дип белдерде Р.Зарипов.
5 ноябрьдә Татарстан-Саксония эшче төркеменең бишенче утырышы булды. Анда уртак эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, утырыш һәм сәфәр нәтиҗәләре буенча беркетмә имзаланды. Шул ук көнне Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты белән Хемниц шәһәре Техник университеты хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды.
“Хәзер ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты һәм Саксония коллегалар белән бергә эшләнгән Татарстанда машина төзелеше һәм производство техникасы буенча Компетенция үзәге булдыру буенча уртак бизнес-планны тәмамлыйбыз. Безнең предприятиеләрдә яңа технологияләр кертергә мөмкинлек бирә торган заманча инжиниринг үзәге булдыра алабыз. Киләчәктә уртак производство оештырырга ниятлибез”, - дип белдерде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100