news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан белән Саклык банкы инновацион өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Моннан тыш, “Мир” түләү картасын алга таба этәрү буенча “юл картасы” расланды.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Александр Третьяков). Бүген “Финнополис-2016” форумы кысаларында Россия Саклык банкы белән Татарстан Республикасы арасында инновацион өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка “Саклык банкы” ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасын салды.

Шулай ук бүген “Мир” түләү картасын Татарстан территориясендә алга таба этәрү буенча “юл картасы” расланды. Шул хактагы документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия Үзәк банкы рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова кул куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot