Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан белән «Ростех» арасында хезмәттәшлек турында Казан Кремлендә фикер алыштылар
Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Вооружение» кластеры директоры Сергей Абрамов белән очрашты.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда Татарстан белән «Ростех» арасында хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Вооружение» кластерының индустриаль директоры Сергей Абрамов белән Казан Кремлендә очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.
Россия Федераль һава транспорты агентлыгы 2018 елның 6 сентябрендә авиахимэшләр башкару өчен Т-500 махсуслаштырылган һава судносына сертификат бирде.

Т-500 проекты «Ростех» дәүләт корпорациясенең «РТ-Химкомпозит» холдингына керүче Обнинск «Технология» ФҖП тарафыннан гамәлгә ашырыла, ул – планер очкыч өчен һәм пыяла кую өчен композит конструкцияләр әзерләүче. Очкычны Татарстан Республикасының «МВЕН» фирмасы әзерли.

- 2018 ел ахырына кадәр 10, ә 2019 елдан 120 Т-500 самолеты чыгару планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз