news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Россия Футбол берлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Килешү «Спорт – яшәү нормасы» федераль проекты һәм Россиядә 2030 елга кадәр исәпләнгән футболны үстерү гомуммилли стратегиясе максатларын гамәлгә ашыру кысаларында имзаланды.

Татарстан белән Россия Футбол берлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
https://tatarstan.ru

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Футбол берлеге, РФ Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ТР Футбол федерациясе футболны үстерү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу хакта Россия Футбол берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килешүне имзалау тантанасында Россия Футбол берлеге президенты Александр Дюков, РФ спорт министры Олег Матыцин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Футбол федерациясе рәисе Александр Гусев катнашты.

Килешү «Спорт – яшәү нормасы» федераль проекты һәм Россиядә 2030 елга кадәр исәпләнгән футболны үстерү гомуммилли стратегиясе максатларын гамәлгә ашыру кысаларында имзаланды. Ул барлык дүрт якның да, шул исәптән UEFA GROW массакүләм футболны үстерү проектын гамәлгә ашыруда системалы хезмәттәшлеге өчен нигез булачак.

Әлеге проект гомуми белем бирү мәктәпләрендә «Футбол дәресләре» һәм массакүләм мәктәп ярышлары үткәрүне күздә тота. Килешү шулай ук Татарстан Республикасында һәвәскәрләр, балалар-яшүсмерләр һәм профессиональ футболны үстерү өчен тиешле шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

2024 елга төбәктә системалы рәвештә футбол белән шөгыльләнүче кешеләр санын ким дигәндә 40 процентка арттыру өчен шартлар тудыру; ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында төбәк һәм муниципаль ярышларда катнашучы командалар санын киңәйтү күздә тотыла.

Татарстанда футболның кадрлар һәм инфраструктура ягыннан тәэмин ителү дәрәҗәсе күтәреләчәк; республиканың әйдәп баручы футбол мәктәпләренә Россия Футбол берлеге футбол Академиясе («Рубин» футбол клубы, Казан) һәм Россия Футбол берлеге Төбәк үзәге («Нефтехимик» футбол клубы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Түбән Кама һәм «Камаз» спорт клубы» Футболчылар әзерләү төбәк үзәге коммерцияле булмаган партнерлыгы, Чаллы) статусларын бирү өчен шартлар тудырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100