Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан белән «Россети» хезмәттәшлек турында килешү имзалады
«Россети» ГАҖ Иннополисны Россия программаларын компания ихтыяҗлары өчен җайлаштыру буенча компетенцияләр үзәге буларак карый.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Сочида халыкара инвестицион форумда Татарстан белән «Россети» арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка ТР Президегнты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россети» ГАҖ генераль директоры Олег Бударгин имзасын куйды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Килешүдә катнашучылар белешмәләрне саклау һәм алар белән идарә итү болыт техниологияләре, куркынычсыз системалар һәм челтәрләр эшләү өлкәләрендә бергәләп эшләячәкләр, шулай ук сузынкы объектларны мониторинглау бурычларын хәл итү өчен Җирне дистанцион зондлау белешмәләрен җыю һәм эшкәртү эшләрен бергәләп алып барачаклар.
Әлеге хезмәттәшлек стратегик партнерлык рәвешендә булып, озак вакытка исәпләнгән. Ул өлкәләрне һәм уртак эшчәнлек формаларын киңәйтү һәм камилләштерү өчен ачык, диелгән документта.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов килешү турында фикерен белдергәндә билгеләп үткәнчә, «Россети» Иннополисны Россия программаларын компания үзенчәлекләре һәм ихтыяҗлары өчен җайлаштыру һәм алга таба эшкәртү буенча компетенцияләр үзәге буларак карый. “Моннан тыш, безнең партнерларыбыз Иннополис университеты белән белешмәләрне саклау һәм алар белән идарә итү болыт техниологияләре, куркынычсыз системалар һәм кадрларның квалификациясен күтәрү өлкәләрендә хезмәттәшлектә кызыксынулы”, - дип аның сүзләрен китерә “ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз