Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан белән Монголия галимнәре килешү нигезендә эшләячәк
Хезмәттәшлек 11 юнәлешне күздә тотып төзелә
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Алдагы 5 елда Татарстан белән Монголия Фәннәр академияләренә караган фәнни җәмәгатьчелек, халыкара килешү нигезендә, тарихи-мәдәни мирасны саклау, сәламәтлек саклау һәм фармацевтика, мәгариф һәм кадрлар әзерләү, туризм һәм спорт, төзелеш һәм төзелеш материаллары, наноматериаллар һәм биотехнология, нефть суырту һәм аны эшкәртү кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәчәк. Чөнки 15 ноябрь көнне Улан-Баторда Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров белән Монголоия Фәннәр академиясе президенты Батболд Энхтувшин шул турыда документ имзалаган, ул исә, 5 ел вакыт узгач, алдагы бишьеллыкка автомат рәвештә озайтылачак.
Татарстан Фәннәр академиясеннән алынган мәгълүмат буенча, яклар фәнни тикшеренүләр өчен кирәкле мәгълүмат алмашу турында да килешкән. Аерым алганда, моңа казанышлар һәм ачышлар, фәннең өстенлекле юнәлешләре буенча мәгълүмат базалары һәм архив материаллары, фәнни-тикшеренү программалары да керә. Шушы хезмәттәшлек кысаларында гуманитар, техник һәм табигать фәннәре өлкәләрендә уртак фундаменталь тикшеренүләр, эзләнүләр алып бару, фәнни тикшеренү эшләрен һәм фәнни-техник продукцияләрне экспертизалау күздә тотыла. Шулай ук фән өлкәсенә кадрлар әзерләү, аттестацияләүдә булышу, уртак конференция, симпозиум кебек уртак форумнар уздыру ниятләнә. Шул рәвешле, бу килешү ике республикада фән үсешенә этәргеч бирер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз