news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Мисыр мәдәни элемтәләрне актив рәвештә үстерәчәк

ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры З.Вәлиеваның гарәп иленә визиты кысаларында тиешле килешүләр төзелде

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Татарстан белән Мисыр мәдәни элемтәләрне актив рәвештә үстерәчәк. ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры З.Вәлиеваның гарәп иленә визиты кысаларында тиешле килешүләр төзелде.
Вице-премьер Мисырга Каһирә 33 нче Халыкара кинофестиваленә чакыру буенча сәфәр кылды. Анда танылган дөнья кинофорумнарының президентларының киңәшмәсе узды. Бу чарада Зилә Вәлиева да катнашты.
Кинофестиваль җитәкчеләре күпьяклы хезмәттәшлек юллары, шулай ук төрле илләрнең киноиндустрия өлкәсендә эшләүче яшьләре өчен даими семинар үткәрергә кирәклеге турында фикер алыштылар. Бу тәкъдимне Мисыр продюсеры Габер Хури белдерде.
Мисырда З.Вәлиева Каһирә опера һәм балет театры җитәкчелеге белән очрашты. Моннан тыш, бүгенге көнгә кадәр театрда Казаннан килгән танылган балерина Нинель Юлтыеваның хәтерлиләр. Ул 70 елларда килгән, әмма аны онытырга мөмкин түгел икән. Хәзер Каһирәдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры белән хезмәттәшлек итәргә телиләр. Беренчедән, театр җитәкчелеге югары дәрәҗәдәге сәнгатьнең танылган Шаляпин һәм Нуриев фестивальләрендә булырга һәм Татарстан хезмәттәшләреннән тәҗрибә тупларга ниятли. Икенчедән, Зилә Вәлиева сүзләренчә, Мисыр опера һәм балет театры “Аида” операсының куелышы буенча горурлана ала. Гомумән алганда, татарстанлылар өчен дә Мисыр тәҗрибәсе файдалы булачак һәм якын киләчәктә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә “Аида” операсының Каһирә версиясен карау мөмкин булачак.
Зилә Вәлиева Мисыр мәдәният министры Фарук Хөснине Татарстанга килергә чакырды. Каһирәдә министрлар рәссамнар күргәзмәләрен алмашу мөмкинлеге буенча фикер алышты. Очрашу вакытында ике як та 2010 елда коллективларның гастрольләре, уртак проектлар буенча төгәл тәкъдимнәр әзерләячәк.
Татарстан вице-премьеры Каһирәдән тагын бер мөһим хәбәр алып кайтты: Мисыр тәрҗемәләр үзәгендә Габдулла Тукай шигырьләрен гарәп теленә тәрҗемә итәләр. Шагыйрьнең инглиз һәм гарәп телләрендәге шигырьләр җыентыгы авторның тууына 125 тулуга багышлана.
Каһирәдә кинофорумның дәрәҗәле кунагы – Делидагы халыкара кинофестивальнең рәисе Сандип Марвах белән дә элемтәләр җайга салынды. Зилә Вәлиева Һиндстан киноматографистларын “Алтын мөнбәр”нең дәрәҗәле кунаклары итеп чакыру тәкъдиме белән чыгыш ясады. Сандип Марвах үз чиратында Татарстан кино өлкәсендә эшли башлаган яшь белгеченә стипендия түләү һәм Һиндстанга стажировка үтәү мөмкинлеге бирү инициативасы белән чыкты.
Мисырга сәфәрдә һәм очрашуларда язучы һәм кино сценарийлары язучы Мансур Гыйлаҗев та катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100