news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан белән Малайзия инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк

Бу хакта ТР икътисад министры Марат Сафиуллинның Малайзия инновацияләр һәм иҗат ассоциациясе президенты Датук Гази Шейх Рамли белән очрашуы вакытында килешенгән

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Татарстан белән Малайзия инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк. Бу хакта ТР икътисад министры Марат Сафиуллинның Малайзия инновацияләр һәм иҗат ассоциациясе президенты Датук Гази Шейх Рамли белән очрашуы вакытында килешенгән. Очрашу VΙ Бөтендөнья Ислам икътисади форумы кысаларында узды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Бүген Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда ачылган форум 20 майга кадәр эшләячәк.
Быелгы җыенда 2000 гә якын делегат – Хөкүмәт вәкилләре, бизнес-элита, төрле фондларга нигез салучылар, эшмәкәрләр, банкирлар катнашырга теләк белдергән. Шушы җирлектә алар дөнья җәмәгатьчелеген борчыган сәүдә-икътисади проблемалар хакында фикер алышачак. Форум потенциаль инвесторлар һәм инвестиция проектлары инициаторларының очрашу мәйданы да.
Бүген ТР икътисад министры Марат Сафиуллин форумны ачу тантанасында, шулай ук лидерлык һәм инновацияләр мәсьәләсенә багышланган секция эшендә катнашкан.
Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренең икътисади үсеш динамикасы һәм приоритетлары аларның сәнәгатьнең традицион тармакларын модернизацияләү, заманча югары технологик производствоны үстерү өчен милли фәнни-технологик база формалаштырырга омтылуы хакында сөйли. Малайзия Хөкүмәте яңа технологияләр үзләштерүнең гомум кабул ителгән формалары үсешен, уртак предприятиеләр, стратегик альянслар, венчур фондлары төзүне хуплый. Шул ук вакытта төп игътибар мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр, мультимедиапродуктлар, микроэлектроника, биотехнологияләр һәм медицина, интеллектуаль һәм робот техникасы, космик, энергетика технологияләрен үстерүгә бирелә. ΧΧΙ гасырның икенче унъеллыгына Малайзия Хөкүмәте ныклы үсештәге икътисад булдыру бурычын куя. Бу хактагы программа “Перспектива 2020” дип атала. Анда урын алган мөһим бурычлар-заманча технологияләр кертү, кадрлар әзерләү системасын яхшырту, Малайзия һәм Көнчыгыш Малайзияне тигез үстерүдән гыйбарәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot