Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан белән “ЛУКОЙЛ” арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды
Рөстәм Миңнеханов белән Вагит Алекперовның 7 июньдә Казандагы очрашуы вакытында ике арада тулы масштаблы хезмәттәшлек килешүе төзү зарурлыгы хакындагы карарга киленгән иде
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Бүген Санкт-Петербургта, ΧΙV Халыкара икътисади форум кысаларында, Татарстан белән “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ААҖ арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән компания президенты Вагит Алекперов имзалады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Әлеге килешүнең үтәлеш йомгакларын яклар ел саен игълан итәчәк.
Республика белән “ЛУКОЙЛ” арасында тулы масштаблы хезмәттәшлек килешүе төзү зарурлыгы хакындагы карар Рөстәм Миңнеханов белән Вагит Алекперовның 7 июньдә Казандагы очрашуы вакытында кабул ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз