news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Кырым Республикасы хезмәттәшлек турында килеште

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Кырымга аның барлык проектларын тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Кырым Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәи Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов кул куйды.

Шулай ук Татарстан Президенты, Кырым башлыгы һәм  Россия Федерациясе Президентының Кырым федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев, Кырымның Бакчасарай районы хакимияте башлыгы Игорь Кныр һәм ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашында ТР Министрлар Кабинеты белән Бакчасарай районы хакимияте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Килешүләргә кул куелганнан соң, Кремльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Кырым делегациясе белән рәсми очрашуы үткәрелде, анда делегациянең Татарстанга сәфәренә нәтиҗәләр чыгарылды. Очрашуны башлап, Татарстан Президенты ике республика арасында хезмәттәшлек үсешен билгеләп үтте. "Мин быел берничә тапкыр Кырымда булдым, ниһаять, сез дә Татарстанга килдегез", - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов делегация әгъзаларына.

"Илебезнең иминлеге һәм чәчәк атуы төбәкләрнең нәтиҗәле эшенә бәйле. Шуңа да төбәкләр арасында элемтә саклау, уртак проектларны тормышка ашыру мөһим, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. - Моның өчен бездә бөтен шартлар да булдырылган", - диде.

Татарстан белән Кырым хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов Кырымда дәүләт һәм муниципаль идарәне камилләштерү, эшлекле элемтәләрне ныгыту, федераль максатчан программаларны тормышка ашыруны атады. "Бүген Кырым каршында төбәкне үстерү бурычы тора, ул зур тырышлык һәм һөнәри тәҗрибә таләп итә", - диде Р.Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстан Кырымга аның барлык проектларын тормышка ашырырга ярдәм итәргә әзер. Хәзер үк ТР ярымутрау җитәкчеләренә методик ярдәм күрсәтә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыру белән шөгыльләнә, су белән тәэмин итү һәм җылыту системаларын төзүдә катнаша.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге сәфәр барышында яклар Татарстан тәҗрибәсеннән һәм федераль акчалардан файдаланып, Кырым территориясендә берничә инновацион үзәк төзергә килешкән. Шулай ук ярымутрау судно төзү предприятиеләренең Горький исемендәге завод белән хезмәттәшлеге, "Татарстан-Кырым" сәүдә йорты эшен активлаштыру турында да фикерләшкәннәр.

"Бер-беребезгә профильле делегацияләр җибәрергә, уртак юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә кирәк", - диде ТР Президенты. - Кырым - Россия Федерациясенең үсеш нокталарының берсе, аның үсеш перспективалары бик зур, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Федераль үзәк һәм төбәкләрнең ярдәме кыска вакыт эчендә Кырымга илнең әйдәп баручы төбәкләрнең берсенә әверелергә булышыр дип ышанам һәм без бу эштә катнашырга әзер. Без Кырым Республикасының чәчәк атуын телибез".

Россия Федерациясе Президентының Кырым федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев Татарстан җитәкчеләренә һәм Рөстәм Миңнехановка республикага чакырган һәм бай сәфәр программасы өчен рәхмәт белдерде. "Безгә үз казанышларыгызны күрү мөмкинлеген биргән өчен рәхмәт. Без Россия төбәкләренең иң алдынгы тәҗрибәсен генә үзләштерергә телибез, - диде О.Белавенцев. - Бүген имзаланган документлар Кырым үсешендә уңай роль уйнар һәм Татарстан үсешенә дә булышыр дип уйлыйм".

Үз чиратында, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов, Татарстанда профессиональ идарәчеләр командасы формалашкан, дип билгеләп үтте, алар республика Президенты идарәсендә республикада зур күләмле проектларны тормышка ашыра алган, диде.

"Татарстан Президентының гамәлләре Кырымның дусты икәнен теләсә нинди сүзләрдән дә яхшырак дәлилли, - дип белдерде Сергей Аксенов очрашу азагында журналистлар белән әңгәмәләшкәндә. - Бүген без бик күп кызыклы проектларны күрдек, аларның кайберләрен Кырым территориясендә тормышка ашырырга килештек. Киләчәккә планнар билгеләдек һәм аларны гамәлгә ашырырбыз дип ышанам".

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов интервьюда билгеләп узганча, бүген имзаланган килешүләр Татарстан белән Кырымның күптән дәвам иткән хезмәттәшлеген кәгазьдә беркетте генә. "Тик хәзер әлеге документларның безнең территорияләр һәм тулаем ил өчен чын нәтиҗәләр китерүе мөһим", - дип саный Р.Миңнеханов.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100