news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Кыргызыстан арасында туры һава юлын ачу перспективалары каралды

Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Кыргызыстанга эшлекле сәфәре тәмамланды

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Кыргызыстанга эшлекле сәфәре тәмамланды.
Составында министрлыклар-ведомстволар, җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре булган делегация тугандаш төрки республикада җиңел сәнәгать предприятеләренең эш тәҗрибәсе белән танышкан, биредә профильле предприятиеләр продукциясен күпләп сату базарларын оештыру тәҗрибәсен, җиңел сәнәгать тармагында тариф сәясәте, таможня көйләве шартларын өйрәнгән.
Сәфәр барышында татарстанлылар Кыргызыстанны юл төзелеше, торак-коммуналь техникасы белән тәэмин итү буенча сөйләшүләр алып барган. Автомобиль юллары төзелеше һәм ике республика арасында туры һава юлын ачу юнәлешендә хезмәттәшлекне үстерү дә фикер алышуга чыгарылган.
Татарстан делагациясе Кыргызыстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Тажикан Калимбәтова, Икътисади җайга салу, Транспорт һәм коммуникацияләр министрлыклары, Дәүләт таможня хезмәте, Кыргызыстанның инвестицияләр һәм инновацияләрне үстерү буенча үзәк агентлыгы җитәкчелеге, шулай ук Бишкәк мэры Нариман Тулеев белән очрашулар уздырган, “Мода индустриясе, эшләнмәләр һәм җиһазлар-2010” халыкара күргәзмәсе ачылышында да катнашкан. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә минисрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100