news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Кабарда-Балкар арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Документны Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Коков имзалады

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бүген Нальчикта Татарстан Республикасы белән Кабарда-Балкар Республикасы арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коков имзалады.

Искәртеп узабыз: Рөстәм Миңнеханов Нальчикта эш сәфәрендә. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров озатып йөри.

Татарстан Президенты, Нальчикка килүгә, Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы белән әңгәмәләште. Аннары очрашу киңәйтелгән составта - Кабарда-Балкар хакимияте органнары вәкилләре катнашында узды.

Юрий Коков искәрткәнчә, Татарстан Республикасы белән Кабарда-Балкар Республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешү 1998 елның 21 июнендә Казанда имзаланды. Бу документ федерация субъектлары арасында горизонталь элемтәләрне ныгытуга нигез булды. “Бу килешүне гамәлгә кую кысаларында безнең төбәкләр арасында эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерү буенча актив эш алып барылды, - диде ул. – Әмма, документ имзаланганнан бирле, хәйран вакыт узды һәм яңа документ бүгенге шартларга туры килсен өчен, безнең республикалар арасындагы хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирү карар ителде”.

Кабарда-Балкар Республикасы хезмәттәшлек белән кызыксына, чөнки Татарстан - Россиянең үсеш алган төбәкләренең берсе, табигый ресурсларга бай, куәтле сәнәгатькә һәм югары интеллектуаль потенциалга ия, дип билгеләп үтте Ю.Коков. “Татарстанда нефть химиясе комплексы, шулай ук көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә торган эре сәнәгать предприятиеләре әйдәп баручы урынны били, - диде Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы. Электр һәм радиоприбор төзелеше үсеш алган. Аларның күбесе безнең төбәккә дә китерелә. Татарстанның инновацияләр өлкәсендәге казанышлары да барыбызга да мәгълүм – монда Россиядә иң эреләрдән саналган «Алабуга» сәнәгать-җитештерү махсус икътисадый зонасы, индустриаль парклар, технопарклар эшчәнлек алып бара».

Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы сүзләренчә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм товар китереп тору өлкәсендәге хезмәттәшлек өчен дә перспективалар бар. «Безнең дә партнерларыбызга тәкъдим итәр эшләнмәләребез бар», - диде ул.

Юрий Коков фикеренчә, туризм, кешеләр ялын һәм дәвалануын оештыру да үзара кызыксыну уята.

«Безгә сездән җәмгыятьне мәгълүматлаштыру өлкәсендә өйрәнәсе нәрсәләребез бар, - дип белдерде Юрий Коков. - Татарстанда электрон хезмәт күрсәтүләр, «Электрон Хөкүмәт» булдыру буенча зур тәҗрибә тупланган».

Чыннан да, безнең хезмәттәшлек турындагы килешүне яңартырга кирәк иде, диде үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ике төбәк – Татарстан Республикасы белән Кабарда-Балкар Республикасы арасында үзара кызыксыну бар – без бер-беребезгә файдалы була алабыз, диде ул. Безгә сезнең төбәк белән идарә итү тәҗрибәгез кызыклы булачак. Бу дәүләт хакимияте эшчәнлеге өлкәсендә бик мөһим нәрсә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коковка чакырулары һәм шушы визитны оештырулары өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100