Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан белән Һиндстан химия һәм нефть химиясе өлкәсендә, ашламалар кертү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итә ала
Шул хактагы югары даирәдә очрашу Һиндстан Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы бинасында узды
(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы белән Һиндстан химия һәм нефть химиясе өлкәсендә, ашламалар китерү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итә алалар.
Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Һиндстан химия сәнәгате һәм ашламалар министры Анантха Кумара очрашуында сүз барды.
Очрашу Һиндстан башкаласы Дәһлидә Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы бинасында узды.
Рөстәм Миңнеханов сөйләшү барышында, бу өлкә бик перспектив, дип химия, нефть химиясе, ашламалар өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда “Аммоний” ААҖ аммиак, карбамид, метанол җитештерү буенча зур проектны гамәлгә ашыру башланды. Тулырак әлеге проект турында “Аммоний” ААҖ Директорлар советы рәисе, «Газпром Межрегионгаз Казань» ЯАҖ җитәкчесе Ринат Ханбиков сөйләп үтте. Аерым алганда, ул искәрткәнчә, проект 2010 елда башланды. Аның җитештерү куәте - 717 мең тонна аммиак, 717 мең тонна карбамид, 236 мең тонна метанол һәм шулай ук 300 мең тонна тирәсе аммиак селитрасы. Проект 2015 елның августына тәмамлана дип көтелә. “Аммоний” ААҖ проекты Россия һәм Япония компанияләре (инжиниринг ) белән берлектә гамәлгә ашырыла. Шулай ук анда Кытай белгечләре дә катнаша.
Рөстәм Миңнеханов алга таба хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан – иң эре газ кулланучыларының берсесе, аңа газны “Газпром” ААҖ китерә.
Без сезнең проектларда катнашуыгызны карарга әзер, диде Рөстәм Миңнеханов һинд хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.
Һиндстан Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы вәкилләре, үз чиратларында, ведомствоның төп өч департаменты эшчәнлеге турында сөйләделәр – бу химия һәм нефть химиясе департаменты, ашламалар департаменты, фармакология продукциясе департаменты.
Һиндстан Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы вәкилләре хәбәр иткәнчә, ведомство Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә әзер һәм аны берничә юнәлешне үстерү яклы.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хезмәттәшлекнең перспектив өлкәләренең берсе - фармакология, чөнки Һиндстан әлеге продукцияне эре җитештерүчеләренең берсе булып тора. Без бер-беребезгә файдалы була алабыз, диде ул.
Гомумән, Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Һиндстан түрәләре вәкилләреннән, багланышлар мөмкин булган юнәлешләрне җентекләп өйрәнү өчен, эш төркеме оештырырга тәкъдим итте.
Татарстан Президенты шулай ук Һиндстан эшлекле даирәләре вәкилләренә республикага танышу визиты оештырырга өндәде. Без сезне җавап визиты белән көтәбез, дип чакырды ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр таратты.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз