news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Һиндстан арасында хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр бик зур - Рөстәм Миңнеханов

Дәһлидә Татарстан-Һиндстан эшлекле форумы узды

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы һинд парнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә.

Бүген бу хакта Татарстан Президенты Дәһлидә узган Татарстан-Һиндстан эшлекле форумында чыгыш ясаганда белдерде.

Искәртеп узабыз: Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Һиндстанда.

Татарстан-Һиндстан эшлекле форумы Россия партнерлары белән хезмәттәшлек урнаштру һәм элемтәләрне ныгыту белән кызыксынган Һиндстан бизнес даирәләре вәкилләрен җыйган. Чара Һиндстан Сәнәгатьчеләр конфедерациясе катнашында оештырылган.

Форумны Россия Федерациясенең Һиндстандагы сәүдә вәкиле Ярослав Тарасюк ачты. Ул билгеләп үткәнчә, Һиндстанның яңа Хөкүмәте илнең икътисадын үстерү белән кызыксына. Шул ук вакытта Һиндстанның күптәнге һәм ышанычлы партнеры буларак Россия әлеге башлангычларга ярдәм итәргә әзер. Ноябрь аенда узган хөкүмәтара Россия-Һиндстан комиссиясе партнерларның мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарырга теләвен күрсәтте, диде Ярослав Тарасюк. 

Россиянең бер төбәге буларак Татарстанга килгәндә исә Һиндстанда әлеге төбәк вертолетлар, шулай ук "КАМАЗ" йөк машиналары белән тәэмин итүче буларак мәгълүм, дип искәртте Я.Тарасюк. Әлегә кадәр "КАМАЗ" ААҖ Һиндстанда Россия продукциясен җитештерүче бердәнбер предприятие иде, дип билгеләп үтте ул һәм бу сәфәр яңа проектларга нигез салырга булышыр дигән ышаныч белдерде.

Үз чиратында, форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов 2013 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Һиндстан товар әйләнеше, узган ел белән чагыштырган вакытта, 2 тапкырдан күбрәк артып, 900 миллион долларга якын тәшкил итте, дип белдерде. "Без Һиндстанга вертолетлар һәм "КАМАЗ" йөк машиналары, нефть химиясе продукциясе, каучук, механик һәм электр җиһазлары җибәрәбез. Шул ук вакытта безнең базарда һинд товарлары - чәй, кофе, тәмләткечләр, текстиль, фармавцевтика продукциясе һәм башкалар тәкъдим ителгән, -  диде Татарстан Президенты. - Бездә хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә, бик зур, - диде Р.Миңнеханов. - Үкенечкә, без әлегә аларны тулысынча файдаланмыйбыз".  Уртак эш өчен өстенлекле юнәлешләр арасында ул нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина һәм станоклар төзелеше, вертолет, автомобиль һәм автокомпонентлар җитештерү, IT һәм башка югары технологияләр, фармацевтика, шулай ук фән, мәгариф һ.б. өлкәләрне атады. 

"Без Һиндстан компанияләре Россиядә эшләү һәм Россия базарына чыгу өчен старт мәйданчыгы сыйфатында  республикабызны сайлавын теләр идек", - дип ассызыклады Миңнеханов.

Татарстан-Һиндстан эшлекле форумы кысаларында кыска презентацияләр белән ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, шулай ук «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «Казан вертолет заводы» ААҖ,  «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ААҖ, «Аммоний» ААҖ генераль директорлары һәм вәкилләре чыгыш ясады.

Форум ахырында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Һиндстан Сәнәгатьчеләр конфедерациясе арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.

Рөстәм Миңнеханов Һиндстан эшлекле даирә вәкилләрен Татарстанга танышу сәфәренә килеп, нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен юнәлешләрне билгеләргә чакырды.

Форум азагында Татарстан Президенты Һиндстанда аккредитацияләнгән Россия мәгълүмат агентлыклары вәкилләренең сорауларына җавап бирде.

Фотосурәт prav.tatarstan.r сайтыннан алынды.                      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100