Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан белән хезмәттәшлек Мичиган дәүләт университетының абруен үстерүгә ярдәм итәчәк
АКШ ның әйдәп баручы укыту һәм фәнни үзәкләре вәкилләре сәфәр барышында ТР потенциалын өйрәнгәннән соң, шундый фикергә килгән
(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Татарстан белән хезмәттәшлек Мичиган дәүләт университетының абруен үстерүгә ярдәм итәчәк. АКШ ның әйдәп баручы укыту һәм фәнни үзәкләре вәкилләре әнә шундый фикердә. Алар ике көнлек сәфәр барышында республиканың потенциалын өйрәнгәннән соң, шундый фикергә килгән.
Инде хәбәр ителгәнчә, Казанга Мичиган дәүләт университеты колледжы деканы Шерман Гарнетт белән Ауропа, Россия һәм Евразия тикшеренүләре үзәге директоры Норман Грахам килде. Бүген ТР Икътисад министрлыгында узган очрашуда танышу сәфәренең беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Шерман Гарнетт белдерүенчә, сәфәр кунакларда бик күп тәэсирләр калдырган. “Әгәр без Татарстан кебек алдынгы төбәк белән стратегик партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салабыз икән, бу безнең университетның абруен күтәрәчәк”, -ди ул.
Татарстанның Мичиган университеты белән кызыксынуы очраклы түгел. Узган ел Татарстан идарәчеләре Сингапурда стажировка вакытында әлеге илнең остаз-министры Ли Куан Ю белән очрашкан иде. Ул татарстанлыларны фән һәм мәгариф өлкәләрен алга таба үстерү өчен Америка тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды.
Мичиган дәүләт университеты 1855 елда төзелә һәм ул Америкада авыл хуҗалыгы белгечлеге өйрәтелгән беренче вуз була. 200 программа буенча белем бирүче 17 колледжны берләштергән әлеге уку йорты бүген Американың иң яхшы вузлары унлыгында. Хәзер биредә илнең 50 штатыннан, дөньяның 130 иленнән студентлар белем ала. Уку йортының 50 дән артык ил белән тикшеренү өлкәсендә имзалаган 180 килешүе гамәлдә. Татарстанның да грант откан 9 вәкиле Мичиган университеты колледжларында белем алды.
Ике арада хезмәттәшлек перспективаларына килгәндә, химия һәм нефть химиясе, автомобиль төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә уртак тикшеренүләр уздыруга аеруча зур өметләр баглана. Республика идарәчеләренә белем бирүдә, Казан (Идел буе) Федераль университетын алга этәрү стратегиясен формалаштырганда да Мичиган университеты мөмкинлекләре җәлеп ителергә мөмкин. Татарстан белән тагын да җентекле таныштыру өчен, ТР Икътисад министрлыгы белгечләре бу җәйдә Мичиган дәүләт университетында презентация уздырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз