Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан белән Ханты-Манси Диния нәзарәтләре арасында килешү төзелде
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация Сургутка эшлекле сәфәр кыла.
(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”) Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация Сургутка эшлекле сәфәр кыла, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Татарстан дин әһелләрен Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов каршы алды. Таһир хәзрәт кунакларны – мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевны, мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинны, Ислам кабул итүгә 1000 ел мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинны һәм башка дин әһелләрен Сургуттагы җәмигъ мәчете белән таныштырды.
Мәҗлес мәчеттә узды. Биредә Камил хәзрәт җирлектәге дин әһелләрен сәламләп чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында Татарстан һәм Ханты-Манси Диния нәзарәтләре арасында күптәннән нәтиҗәле хезмәттәшлек, җылы мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп узды. Әлеге мәҗлестә ике дини оешма арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Килешүгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов кул куйды.
Шулай ук бүген Сургут дәүләт университетында Татарстан мәфтие катнашында “Себер шартларында яшьләрне берләштерүдә ислам традицияләренең һәм кыйммәтләренең роле” дип аталган конференция дә уздырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз