news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан белән Ханты-Манси автономияле округы арасында социаль яклау өлкәсендә хезмәттәшлек килешүе төзелде

Татарстан белән Ханты-Манси автономияле округы арасында социаль яклау өлкәсендә хезмәттәшлек килешүе төзелде

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Татарстан Республикасы белән Ханты-Манси автономияле округы (Югра) халыкны социаль яклау өлкәсендә хезмәттәшлек элемтәләрен килешү белән ныгытты. Бүген ТР Социаль яклау министрлыгында шул хактагы килешүгә кул куелды. Документны Ханты-Манси АО Хезмәт һәм социаль яклау Департаменты директоры Татьяна Успенская белән ТР социаль яклау министры Клавдия Новикова имзалады.

Мәгълүм булганча, 2002 елда бу ике төбәк Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек килешүе төзелгән иде. Социаль яклау буенча хезмәттәшлек документы шуңа нигезләнеп эшләнгән. Аның буенча яклар фәнни- гамәли, методик юнәлешләрдә уртак эшчәнлек алып бару, өлкән буын, инвалиlлар мәнфәгатьләрен кайгырткан дәүләт сәясәтен бергә алып баруга, социаль яклау системасын камилләштерү юлларын эзләүгә, кадрларны бергәләп әзерләүгә йөкләмә ала. Татьяна Устинова белдергәнчә, килешү хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгара. Кайбер юнәлешләрдә Югра тәҗрибәсе өйрәнүгә лаек булса, икенче юнәлешләр буенча татарстанлылар тәҗрибәсе үрнәк. Яклар килешү ике арада делегацияләр алмашуны ешайтырга, аерым алганда кадрлар әзерләү һәм белемен күтәрүдә ике төбәкнең укыту-методик үзәкләре потенциалын ныграк файдалану мөмкинлеген бирер дигән ышаныч белдерде. «Төбәкләр арасы ерак булуга карамастан, безне хәзер рухи якынлык берләштерә. Без бердәм организм булып яшәячәкбез», – ди министр Клавдия Новикова.

Социаль яклау өлкәсендә хезмәттәшлек килешүе 3 елга төзелде. Якларның дәгъвасы булмаганда, ул һәр өч ел саен үзеннән-үзе озайтылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot