news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Чувашиянең хезмәттәшлегендә Гыйбатдиновның да өлеше билгеләп үтелде

«Фәрит Гыйбатдинов ике республиканың дустанә мөнәсәбәтләре, уртак чаралары өчен җан атып торды. Бу юнәлештә күп кенә эшләр башкарды», — диде ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы төп консультанты.

Татарстан белән Чувашиянең хезмәттәшлегендә Гыйбатдиновның да өлеше билгеләп үтелде
Салават Камалетдинов

(Чабаксар, 16 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Чувашия һәм Татарстан арасында мәгариф өлкәсендә тыгыз элемтәләр урнашуында Фәрит Гыйбатдиновның өлеше дә бар. Бу турыда Чабаксарда узган «Гыйбатдинов укулары» конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы төп консультанты Әлфия Әхәтова хәбәр итте.

«Фәрит Гыйбатдинов Татарстандагы һәр чараны, бәйгене үз күңеле аша үткәрде. Балаларның чыгышларын карап, унай бәя бирә иде. Ике республиканың дустанә мөнәсәбәтләре, уртак чаралары өчен җан атып торды. Бу юнәлештә күп кенә эшләр башкарды. Чувашия татар автономиясе белән элемтәләр бүген дә өзелмәсен иде», — диде ул.

Мәгариф министрлыгы вәкиле шулай ук ике республика арасындагы уртак килешүләр булганын, күп кенә уртак чаралар узганын да әйтеп узды.

«Татарстанның мәгариф һәм фән һәм Чувашиянең мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыклары арасында килешүләр төзелгән. Шулай ук белем бирү оешмалары арасындагы килешүләр нигезендә бик зур эш алып барыла. Чувашия укучылары һәм укытучылары Татарстанда үткән чараларда да актив катнаша», — дип әйтте Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100