Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган
Килешүдә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында сүз бара
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Чиләбегә эш сәфәре кысаларында Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасында сәүдә-иктисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән.
Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Сергей Комяков имза салды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Ришат Фәттахов, Татарстанның Сверловскидагы вәкиле Ринат Садриев, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин һ.б. катнашты.
Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Сергей Комяков очрашуны ачып, киләчәктә дә эшлекле һәм икътисадый элемтәләрне ныгыту зарур, дип билгеләп үтте. “Бу елларда безнең төбәкләр арасында товар әйләнеше сигез тапкыр артты. Татарстанга килергә һәм Казанны үз күзләребез белән күрергә өметләнәбез”, - диде ул.
“Безгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм эшкәртү кебек өлкәләрдә активрак тәҗрибә уртаклашу зарур”, - дип белдерде ТР Премьер-министры һәм Татарстан Республикасы белән Чиләбе өлкәсе арасында төбәкара товар әйләнеше 23,7 млрд сум тәшкил итте, диде.
Яклар ике төбәкнең ныклы һәм нәтиҗәле мөнәсәбәтләре үсешенә ышаныч белдерде.
(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз