news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Чехия "Алабуга" МИЗда станоклар җитештерү буенча ниятләр турында меморандум имзалады

Меморандумга Казан Кремлендә ТР Президенты һәм Чехия сәнәгать министры катнашында кул куелды

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Кичә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры белән Чехиянең "АЛТА-Инвест" компаниясе арасында "Алабуга" МИЗда металл эшкәртү станоклары җитештерү турындагы меморандум имзаланды. Документка ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм "АЛТА" компаниясе идарә рәисе Владимир Плашил кул куйды.

 Меморандум Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия сәнәгать министры Ян Младек катнашында имзаланды.

Искәртеп узабыз: 5-7 ноябрьдә Чехия Республикасы делегациясе Татарстанга рәсми сәфәр белән килде. Кунаклар Казанда кайбер эре предприятиеләр: «Татхимфармпрепараты» ААҖ,  «Казан вертолет заводы» ААҖ һәм башкаларда булды. Моннан тыш, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Чехия делегациясе катнашында түгәрәк өстәл һәм Чехия һәм Татарстан хоккей ветераннарының матчы узды.

Журналистларга биргән интервьюсында Ян Младаек узенә Казанның бик ошавын әйтте, шулай ук республиканың эре сәнәгать предприятиеләренең казанышларына да таң калган. "Без ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне үстерербез дип өметләнәбез", - дип билгеләп үтте ул.

Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае губернаторы Михаил Гашек журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстанның Россиядә лидер булуын ассызыклады һәм Көньяк Моравия краеның да Чехия Республикасында шуңа омтылганын әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан белән машина төзелеше өлкәсендә, ике республика югары уку йортлары арасында, шулай ук яңа технологияләр базасында мәгълүматлаштыру өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек ниятләнә. "Без үзебезнең яктан уникаль проект - интеграцияләнгән транспорт системасын тәкъдим итә алабыз. Бу шактый уңышлы һәм игътибарга лаек проект", - диде М.Гашек.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  Чехиядән зур делегация килүне билгеләп үтте. "Нәтиҗәле эш башкарылды. Бездә хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп. Бүген Сәүдә-сәнәгать палатасында 4 документ имзаланды, Кремльдә дә бик мөһим юнәлеш - станоклар төзүгә бәйле меморандумга кул куелды. Бүген без Татарстан - машина төзүче төбәк дия алабыз һәм безнең көндәшлеккә сәләтлелек үзебездә нинди станоклар булуга бәйле булачак", - диде Р.Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Чехия партнерлары бу юнәлештә отышлы шартлар тәкъдим итә. Шулай ук  «Татхимфармпрепараты» компаниясе белән, агросәнәгать комплексында да хезмәттәшлек ниятләнә. "Чынлыкта мөмкинлекләр бар, без аралашуны хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре буенча дәвам иттерәчәкбез", - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.  

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100