Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан БДИда 100 балл җыючылар саны буенча Россиядә лидер төбәкләренең берсе булды
Якынча мәгълүматларга караганда, барлык фәннәр буенча БДИдагы уртача баллар узган елгы белән бер дәрәҗәдә.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 балга тапшыручылар саны буена Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе булды.
«Бердәм дәүләт имтиханында 100 баллны рус теле һәм әдәбиятыннан җыйганнар. 100 балл җыючылар саны буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Краснодар крае алдынгы булды», — дип хәбәр итә Рособрнадзор.
Якынча мәгълүматларга караганда, барлык фәннәр буенча БДИдагы уртача баллар узган елгы белән бер дәрәҗәдә.
«Имтиханның төп көннәрендә 100 балл җыюның 8121 очрагы теркәлде. Ике фән буенча йөзәр баллны 409 укучы, өч фән буенча 16 укучы җыйган», — диделәр ведомствода.
Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда, БДИ тапшыру кагыйдәләрен бозу, имтиханнан чыгарылучылар саны арткан. Быел имтиханнан 939 укучы чыгарып җибәрелгән, нигездә алар кәрәзле телефон, микронаушниклар һәм шпаргалкалар кулланып тотылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз