news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан базарында ялган алкогольнең 70 проценты шәрабларга туры килә

Арзан шәрабларны кыйммәтләренә караганда ешрак алдап ясыйлар

(Казан, 15 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан базарында ялган алкогольнең 70 проценты шәрабларга туры килә. Арзан шәрабларны кыйммәтләренә караганда ешрак алдап ясыйлар. Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә узган матбугат конференциясендә сүз әнә шул хакта барды.
Журналистларның сорауларына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Алексей Казаков, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Аида Черкашина җавап бирде. Матбугат конференциясендә “Магарач” виноград һәм шәраб милли институтының химия һәм биохимия бүлеге мөдире, техник фәннәр докторы, профессор Виктория Гержикова һәм техник фәннәр кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Надежда Аникина тәкъдим итте.
А.Черкашинаның сүзләренә караганда, соңгы вакытта Татарстан базарында ялган шәраблар арта бара. Бу финанс–икътисади кризис белән бәйле, дип саный ул. Ничек кенә сәер тоелмасын, ялган продукцияне сатып алучылар табыла.
Яраксызга чыгарылган шәрабларның составында синтетик буягычны ачыклый башлаганнар. Быелның 9 аенда гына да шундый 62 очрак ачыкланган. 2008 ел дәвамында шундый ук күләмдә алкоголь продукциясе яраксызга чыгарылган.
Шәрабларның составында буягычның күләме артык зур булу сәбәпле, күптән түгел шәраб партиясе (400 гә якын шешә) яраксызга чыгарыла, аны Татарстанга Краснодар краеннан кертмәкче булалар. Сыйфатсыз шәрабны җитештерүчегә карата (“Кубань–вино” ҖЧҖ) ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре административ хокук бозулар турында беркетмә төзи. Эш материаллары Краснодар крае арбитраж судына җибәрелә.
Сыйфатсыз продукция арасында күбесенчә виноград һәм җиләк–җимеш шәраблары очрый. Татарстанда яраксызга чыгарылган алкоголь продукциясенең 70 проценты (12 проценты – коньяк, 0,6 проценты – ялган аракы) шуларга туры килә.
Татарстанга сыйфатсыз шәраблар Мәскәү өлкәсеннән (68 проценты – яраксыз), Нократ Аланыннан (50 процент), Краснодар краеннан (31 процент), Владикавказдан (29 процент) китерелә.
Арзан шәрабларны кыйммәтләренә караганда ешрак алдап ясыйлар. Мондый шәрабларны Болгария һәм Молдовадан китерәләр.
Соңгы ике елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сыйфатсыз алкоголь җитештерүчеләргә карата 11 эш кузгаткан. “Инспекция вәкилләре аларның барысында да отты. Җитештерүчеләр 2 миллион сум күләмендә штрафка тартылды, 200 мең шешәдән артык сыйфатсыз алкоголь сатудан алынды”, – диде А.Черкашина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100