news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан бәхетле гражданнар иң күп булган төбәкләр арасына керде

Татарстан бәхетле гражданнар иң күп булган төбәкләр арасына керде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан үзләрен бәхетле дип санаган гражданнар саны буенча өченче урынны алды. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикада яшәүчеләрнең 11 проценты 5 баллга үзләрен бәхетле хис итә, дип яза «СенатИнформ». Әлеге күрсәткеч бары тик Екатеринбургта һәм Свердловск өлкәсендә (халыкның 22 проценты 5 баллга бәхетле), шулай ук Түбән Новгородта (16 процент) гына югарырак.

Татарстанлыларның тагын 33 проценты үз бәхетен 4 баллга бәяләгән. Шул ук вакытта, Краснодар краенда яшәүчеләрнең – 44 проценты, Свердловск өлкәсендә 39 проценты шундый бәя биргән.

Сенатор Александр Терентьев сораштыру нәтиҗәләренең көтелгән булуын әйтте. Аның сүзләренчә, татарстанлыларга төбәктә алып барылган сәясәт аркасында бәхет хисе хас.

Ул Татарстанның Россиядә алдынгы позицияләр биләвен, ә илкүләм проектларның максатларына ирешү дәрәҗәсе буенча РФ субъектлары рейтингында Мәскәүдән соң икенче баскычта урнашуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100