Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан башкаласының 1020 еллыгына багышланган күргәзмә ачылачак
Иртәгә, 28 августта, Казан ратушасында Татарстан башкаласының 1020 еллыгына багышланган «Искиткеч урын... дөньяда бу Казан шәһәре!» күргәзмәсен ачу тантанасы узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанлылар күргәзмәдә заман элемтәсен һәм халыкның археология, нумизматика, документлар һәм гамәли сәнгать шедеврлары аша зурлыгын тоя алачак, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Экспозициядә уникаль артефактлар күрсәтеләчәк: Кабан күленнән табып алынган казаннан алып Казан ханнарының тәхетен реконструкцияләүгә кадәр, патшабикә Сөембикәнең улы белән рәсеме, шулай ук 130 дан артык тарихи экспонат һәм бөек татар рәссамнары картиналары.
Теләүчеләрнең барысын да 15:00 кә чакыралар, керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз