news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан башкаласында студентлар кан бирү акциясендә катнаша ала

Казанда 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Космонавтика көненә багышланган кан бирү акциясе уздырыла. Анда сәламәтлек күрсәткечләре яхшы булган, тән авырлыгы 50 килограммнан артык балигъ яшьтәге студентлар катнаша ала. Акциядә катнашырга теләге булган яшьләрне Республика Кан үзәгендә кабул итәләр.

Акциядә катнашучы һәр кешегә DonorSearch бергәлегеннән сувенирлар тапшырыла һәм донорлар өчен «Волонтер-медиклар» командасы тарафыннан махсус квест әзерләнә, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.

Кан тапшыруга үзең белән паспорт һәм шәхси счетның иминият номеры күрсәтелгән документ (СНИЛС) булуы мөһим.

Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк. Кан бирергә теләге булган затларны Җиңү проспекты, 85 йорт адресы буенча көтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot