news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласында «Путин командасы» автоузышы узды

Татарстан башкаласында «Путин командасы» автоузышы узды
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Казанда Россия Президенты Владимир Путинга яклау белдереп, дәүләт башлыгының туган көненә багышланган автоузыш узды.

Әлеге чара инициаторларының берсе — республиканың яшьләр оешмалары. Бу хакта «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» нең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов сөйләде.

«Бүген илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның туган көне. Һәм без, яшьләр оешмалары активистлары, мондый акция үткәрү инициативасы белән чыктык, чөнки илебездә яшәүчеләрнең барысы да бүген дәүләт башлыгы тирәсендә максималь дәрәҗәдә берләшергә тиешлеген аңлыйбыз», — дип белдерде ул.

Россия флаглары һәм «Путин командасы» символикасы белән җиңел автомобильләр колоннасын «АвтоРетроКлуб-21» тарихи техниканы яратучылар клубы ретромашиналары җитәкли. Алар артыннан байкерлар килә, ә колонна ахырында үзләрен Россия Президентының фикердәшләре дип санаган гади шәһәр кешеләре хәрәкәт итә.

Автомобильләр «Ак Барс Арена» стадионыннан Җиңү паркына кадәр барды. Акциядә катнашучыларны анда ике «Газель» көтә иде. Аларга махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан бүлекчәләре сугышчыларына ярдәм әзерләнгән. Теләгән һәркем йөк машиналарына үзе белән алып килгән әйберләрне өсти алды.

Хәрбиләргә адреслы заявка буенча ярдәм Халык фронты һәм «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте белән берлектә җыелган.

  • Украинада махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән алып барыла. Россия Президенты Владимир Путин махсус операциядә максатларга ирешәчәгебезгә берничә кабат ышаныч белдерде.
  • Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100