news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан башкаласында ике яңа урам барлыкка киләчәк

Татарстан башкаласының Совет һәм Авиатөзелеш районнарында урнашкан ике яңа урамга исем бирелде. Шәһәр Башкарма комитетының шул хактагы карары Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында дөнья күргән.

Совет районының «Яңа Вознесение» торак массивындагы урам – Рождественская, Авиатөзелеш районының «Рассвет» торак массивындагы урам Ласковая дип аталачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot